Татарская пословица

"Если золото упадет в грязь, оно не станет из-за этого медью ", татарская пословица

01/04/2015

Керәшен уен кораллары хакында

Г.М.Макаров
сәнгать белеме кандидаты,
Казан дәүләт консерваториясе доценты

Һәр халыкның үзенә хас милли уен кораллары бар. Керәшеннәрнең дә төрле уен кораллары булганлыгы билгеле. Шулардан халык хәтерендә сакланып килгән көслә (гөслә), думбыра, сызгычлы кубыз (кугыз), сорнай, курай, дөмберләр турында ишетеп беләбез. Соңгы вакытларда ул кораллар, аларда башкаручы уенчылар, ясаучы осталар турында тулырак мәгълүмәт алырга теләүчеләр көннән-көн арта бара. Шуңа күрә газета битләрендә керәшен уен кораллары турында материаллар биреп барырга булдык. Аларның авторы Геннадий Макаров бу материалларны төрле төбәкләргә фольклор экспедициясендә булган вакытларда туплаган.

Керәшен думбырасы нинди булган ?

Борынгы керәшен думбырасы белән, фольклор ансамбльләрендә катнашучылар да, укытучылар да, милли сәнгатькә битараф булмаган энтузиаст-романтиклар да кызыксына. Керәшен думбырасы булу турында беркем дә шик белдерми, тик ул нинди булган: өчпочмак карынлымы, түгәрәкме, яисә көрәксыманмы? Аның сабы озын булганмы, яисә кыскамы? Чын керәшен думбырасы ничә кыллы булган: икеме, өчме? Ул кыллар эчәгедән, яисә тегәрҗеп, тимер чыбыктан ясалып тарттырылганмы? Сораулар бик күп, тик аларга ачыклык кертү өчен мәгълүмәт кенә әлегә әз. Бу сорауларга төгәл җавап тапмыйча керәшен думбырасын күңел тутырып куллана башлап та булмый шул.
Керәшен думбырасы традицияләрен өйрәнү өчен бүген бердән бер юл бар, ул өлкән яштәге кешеләр белән аралашу, аларның элеккеге заманда думбыра турындагы истәлекләре белән танышу. Мин, мәсәлән, башлыча думбыра турында әнием Анна Федоровна (1927 – 1979) сөйләүләреннән ишетеп белдем. Әниемне туганнар арасында Тукран Аннасы дип беләләр иде. Ул исенә төшергәнчә, 30-нчы елларның уртасында Зәй районы Пидәр авылында, өйләренең чарачасында түгәрәк карынлы думбыра эленеп торган. Тукран ыруыннан булган әнинең бабасы Җилсәй улы Федор (1879 – 1945) җае чыкканда шул думбыраны кулына ала торган булган. Тегәрҗептән тарттырылган ике кыллы бу думбыраны көйләп, бию, такмак көйләре уйнаган һәм үзенең оныкларын җырлап биетә торган булган. Истә калганы буенча, ул думбыра чама белән 70 – 75 см булган. Әлеге тегәрҗеп кыллар – итек тегәр өчен киндердән эрләнгән һәм балавызланган ныкча җептән шомартылып эшләнгән.
Кызыксынып киткәч, шунысы ачыкланды: барлык керәшен авылларында да ХХ йөзнең 40-нче елларына кадәр керәшен думбырасында уйнаганнар һәм аны үзләре ясаганнар да. Мәсәлән, Зәй районы Югары Баграж авылында 1917 елларда да думбыра уены киң таралганлыгы турында җырак әбием Елизарова Татьяна Андреевна (1906 елда туган) сөйли иде. Аның әйтүе буенча аларның авылларындагы думбыра карынының формасы грушасыман, бөтен агач кисәгеннән уелып ясалган булган. Гомуми озынлыгы, чама белә, 70 cм булган. Бу авылда думбыра үзе генә дә, сызгычлы кубыз (скрипка төре) һәм гөслә (көслә) белән ансамбльдә дә кулланылган. Бу өч коралның кыллары да эчәгедән ясалган. Авылда иң оста уенчы һәм мондый ансамбльләрне оештыручы булып Аксак Спиркә исемле кеше танылган.

Кубызчы Иван бабай, яки Сәвәләй думбыралары

Баграждан ерак түгел Сәвәләй исемле борынгы керәшен авылы бар. Бу авылда 1970 елларга кадәр оста куллы Чиркас Иваны (Черакасов Иван, 1900 елда туган) исемле кешенең даны киң таралыш тапкан. Ул оста пич чыгаручы Пичнек Иван буларак кына түгел, борынгы риваятьләр белүче һәм оста уенчы буларак та танылган иде. Шуңа күрә аны якташлары Кубызчы Иван дип тә йөрткәннәр. Кубызчы Иван агач остасы да иде. Яшь чагында ул сату өчен гөслә, думбыралар һәм кубызлар (скрипкалар) да эшләгән. Күпчелек заказлар аңа сызгычлы кубыз ясауга килгән. Гөслә ясауга заказлар бик сирәк булган, чөнки бу якларда гөслә традицияләре инде акрынлап сүнүгә таба барган.
Музыка кораллары серләрен белгән бу Сәвәләй карты турында мин 1971 елда Төгей авылында ишеткән идем. Төгейгә Кубызчы Иван үзенең энесе Казаков Алексейга кунакка килә торган була. Төгей авылының өлкән буын кешеләре әле һаман да аның Җапрак бәйрәмендә ис китәрлек моңлы һәм шул ук вакытта ут чәчә торган көйләрен кубыз һәм думбырада уйнавын хәтерләп сагыналар, аның талантын хөрмәт белән искә алалар. Ул вакыттагы борынгы керәшен биюләреннән «Аяк ышкып бию» көйләре Төгейләрнең яраткан һәм җанга үтеп кергән «Урам көйләре»нең чыңнары Кубызчы Иван дәдәй башкаруында бигрәк күркәм иде, дип сөйлиләр.
Безгә бу танылган халык остасы белән 1976 елда гына очрашырга насыйп булды. Аның янына Сәвәләй авылына без минем ике туган энем һәм туган якны өйрәнү энтузиасты Дамир Михайлович Васильев белән бергә килдек. Кубызчы Иван бабай гади генә авыл өендә карчыгы белән яши иде. Хуҗаларга да, өйгә дә картайганлык зәхмәте ярыйсы гына кагылганлыгы сизелеп тора. Иван бабай үзен начар сизсә дә, безнең килү максатын белгәч, күзгә күренеп терелеп киткән сыман булды һәм үзенең кыллы уен кораллары ясау шөгыле турында сөйләде.
Ул ясаган думбыра һәм кубыз халык арасында танылган балалайкалар һәм скрипкаларның өлгеләренең кабатланышы булуы ачыкланды. Фабрикада эшләнелгән балалайкаларга караганда, ул ясаган думбыраларның сабы озынрак булган. Бу фактны Иван бабай аңарда уйнарга җайлырак булырга тиешлелек белән аңлатты. Думбыра сабындагы пәрдәләрне эчәгедән бәйләп кую традициясен белсә дә, ул думбыраларының пәрдәләрен агачтан, яисә тимер чыбыктан уеп беркетә торган булган. Хәзерге татар телендәге музыкаль белем әдәбиятында пәрдә төшенчәсе урнына «лад», «ладки» дигән алынмалар кулланалар. Иван бабай исә сап бүлемнәрен «пәрдә» төшенчәсе белән бик табигый итеп атады. Бу факт исә керәшеннәрнең кыллы уен кораллары сәнгатендәге традицияләр сакланышын өйрәнү өчен бик мөһим. Пәрдәләр саны төрлечә булганлыгын әйтә. Думбыра кылларын ул сарык эчегесеннән эшләгән. Тик соңрак тимер кыллар модасы чыга. Алар көчлерәк һәм яңгыравыклырак булганга күрә эчәге һәм тегәрҗеп кыллар кулланылмый башлый. Заказчылар теләге буенча ул өч тимер кыллы думбыралар ясый, тик өченче кылның икенчесен кабатлаганга күрә аның «кирәксезлеге» турында әйтә, чөнки борынгы керәшен думбыраларында ике генә кыл була. Думбыра карынын өрәнге агачыннан өчпочмаклы итеп эшләгән. Аскы өлешен кайнар суда бөгеп һәм өч – биш өлештән җилемләп җыйган.
Сәвәләй халкы үзләренең билгеле авылдашларын, танылган һәм талантлы музыкант Туртай Иван исемле думбырачыларын да онытмыйлар. Бу уенчы да үзе ясаган чын керәшен думбырасында уйнап дан казанган булган. Үкенечкә, Туртай Иван (1921 – 1945) Бөек Ватан сугышыннан кайтмый.
Зәй районының Төгей авылында исә танылган плотник, пич чыгару остасы Волков Иван ясаган думбыралар популяр булалар. Бу оста тумышы белән хәзерге Түбән Кама районының Троицкое авылыннан. Тирә яктагы авылларда аны оста думбырачы буларак та яхшы беләләр. Төгей кешеләре хәтере буенча, аның думбыралары өрәнге агачыннан ясалганнар. Думбыраларының карыны фабрика балалайкаларыннан күпкә кечерәк, сабы озынрак булса да, тавышы, ишеткән кешеләр таныклавы буенча, моңлырак һәм яңгыравыклырак булган. Күренә ки, И.Волковның думбыралары фабрика балалайкаларының үзенчәлекле кабатланышы булса да, ул иске керәшен думбыраларының кайбер үзенчәлекләрен саклый алган.

Сәрдә, Илтән Бута думбырачылары данныклы булган

Думбырада башкару традицияләре керәшеннәрнең барлык этнографик төркемнәренә дә билгеле булган. 1991 еның март аенда Казаннан ерак түгел Мишә суы буенда урнашкан Питрәч районының Керәшен Сәрдәсе авылында булырга туры килде. Бу якның өлкәннәре сугышка кадәрге авылның традицион музыкаль көнкүреше турында яхшы хәтерлиләр. Авыл картлары ул заманнарда кышкы нардуган, язгы шыйлык, һәм башка йола, бәйрәмнәрен уздырганда төрле уен коралларында уйнаучылар турында искә төшерделәр.
Авылның талантлы уенчылар арасында думбырада һәм кубызда (скрипка төрендә) оста уйнаучы Мухин Петр, Вараксин Алексей, Никитин Николай, Волков Петр исемнәре бар. Бу авылда думбыра ясаучы Дементьев Александр Григорьевич (1923 елда туган), исеме таралган агач остасы Дементьев Тимофей Ивановичның (1912 елда туган) думбыралар ясаганын күреп торганы булган. Ул ясаган думбыралар бик югары бәяләнгән. Өчпочмаклы думбыраларының корпусларын ул махсус бөккән өрәнге такталарыннан җыеп ябыштырган.
Әлмәт районы Илтән Бута авылы да җырчылар, төрле уен коралларында уйнаучыларга бай. Авыл халкы хәтерли аларны яхшы.
Бәләнт Унушка (Балантаев Анисим, 1898 – 1949) – бик һөнәрле кеше булган, матур итеп сырлап, каба ясаган, тәгәрмәчләр бөккән, тирә-як авылларга заказ буенча думбыралар ясап саткан, үзе дә оста думбырачы булган. Аның уллары Бәчелей (1925), Иван (1926), Симун (1929) шулай ук оста думбырачы булалар. Унушка дәдәй ике төрле думбыра ясау серен белгән. Яңа заман думбырасы, рус балалайкасына ошаган булып, өч тимер кыллы ителеп ясалган. Борынгы керәшен думбырасы исә сарык эчәгесеннән эшләнелгән ике кыллы гына булган. Яңа төрле думбыралар монда сугыш алдыннан гына күренә башлаган. Тимер кылларны исә, кәрәз рамнарына тарттыру өчен колхозларга махсус җибәрелгән тимерчыбыклардан ясаганнар. Ике кыллы иске керәшен думбырасы озынрак саплы яссы түгәрәк яисә көрәксыман гәүдәле булган.
Көтүче Метрей (Лукьянов Дмитрий, 1915 – 1968) – гомер буе көтү көткән кеше. Ансыз туйлар узмаган, искитмәле матур җырлаган, җырларын да үзе чыгарган. Яшьрәк чагында матур итеп думбыра да чирткән. Ул хәтта иртән көтү җыю эшен да җырлап башлаган.
Җәрми Бәчелей (Ермолаев Василий, 1929 – 1995) – гармуннар төзәткән, думбыралар ясаган, үзе гармунда, думбырада уйный белгән. Шунысы игътибарга лаек, гармунны бу якларда күп очракта әргән диләр. Укучыларның исенә төшерик, гармун татарларда XIX йөз уртасында тарала башлаган, дигән караш бар. Әргән дигән төшенчә исә гармунга кадәр йөз илле ел алдан, ягъни XVIII гасыр башында ук, Европадан безнең якларга үтеп кергән алынма булса кирәк һәм ул, башлыча, кулда булган кечкенә фисгармонияне тәшкил иткән.
Җанай Татый (Янайкина Татьяна, 1933 елда туган) – авылда һәм тирә якларда үзен оста думбырачы буларак таныткан. Төрле такмак һәм җыр көйләреннән тыш, махсус думбырада гына башкарыла торган көйләр, маршлар уйнаган, шулар арасында «Казанны җау алган көй» тыңлаучыларга бигрәк тә ошаган. Татый түтей чын мәгънәсендә борынгы татар думбыра сәнгатенең хатын-кызлар уен традицияләрен дәвам итүче булган. Авылда думбырада уйнаган хатын кызлардан үзенең осталыгы белән Бәләнт Аннасы да (Балантаева Анна, 1921 елда туган) таныла.

Мәлкәндә көтүче Ынтун иң оста думбырачы булган

Минзәлә районы Мәлкән авылының музыкаль көнүрешендә сугышка кадәрге елларда думбыра исемле кыллы уен коралы кулланганлыгы турында авыл көтүчесе Артемьев Макар Андреевич (1926 елда туган) сөйләде. Бала чагында ул думбыра ясаучыларны һәм думбырачыларның уйнауларын күзәтергә бик ярата торган булган. Үзе дә бераз думбыра уйнарга өйрәнгән. Макар дәдәй сүзләренчә, ул заман думбырасы балалайкага якын булып, корпусы гына түгәрәгрәк булган. Бу турыда ул: «Урысларда өчпочмак булган, безгә исә түгәрәк кыса җайлырак иде» ди.
Мондый думбыраның дүрт кылы да тимердән булган. Коралның грифы озынлыгы, чама белән 40 см, түгәрәксыман корпусның озынлык үлчәме сузык буйлы яктан 40 см, кысылмалы аркылы як озынлык үлчәме 20 см. Бу төрле думбыраны Макар дәдәй «саплы иләк» дип атый.
Макар дәдәйнең исендә калуы буенча, мондый думбырада уйнаучылар арасында иң остасы аның авылдашы, Ынтун исемле Мәлкән авылы көтүчесе булган. «Ынтун ул моңлы кеше, курайчы, яхшы көтүче иде» – ди ул. Безнең үтенеч буенча М.Артемьев сугыш алдыннан Мәлкән авылында уйнала торган думбыраның сурәтен дә сызып күрсәтте.
Артемьев М. әйтүенчә, мондый коралда уйнаган кешеләр арасында Минзәлә дәүләт татар театры актеры һәм музыканты Мөхит Кичүбаев та була. Билгеле ки, М.Кичүбаев итальян мандолинасында виртуоз башкаручы буларак дан казанган кеше. Бу чагыштыру Мәлкән авылының сугыш алды музыкаль көнкүрешендә кулланылган халык думбырасының хосусиятләрен, конструктив үзенчәлекләрен сизелерлек итеп ачып бирә. Димәк, М.Артемьев думбыра атамасы аркылы грушасыман классик мандолинаның фольклорлашкан вариантын исәптә тоткан булып чыга.
Макар дәдәйнең әлеге думбыра турында телдән сөйләгән тасвирламалары һәм сызган схема сурәтендәге детальләрнең үзенчәлекләренә нигезләнеп, бу коралның иске татар думбырасы белән дә, рус балалайкасы белән дә табигый генетик бәйләнешле булган, дип раслау дөреслеккә туры килмәс иде. Бу очракта иске татар думбырасы белән һәм ХХ йөз башыннан алып татарлар арасында бик популяр булган мандолина арасындагы кушылыш процесслары турында сөйләшү урынлы булыр иде.
Бу очрак халык сәнгатендә яңа кергән мандолинаның чиртеп уйнала торган иске керәшен думбырасын алмаштыруы, «думбыра» атамасының халык күңлендә нык тамырлы булуы белән кызыклы. Макар дәдәй Артемьевның хәтерендә калган материаллар борынгы думбыра сәнгатен өйрәнү өчен типик булмады, әмма алар 30 – 50 елларга хас керәшен һәм гомумтатар мәдәнияте үсешендәге реаль процессларның күпкырлы булганлыгын чагылдыра.

Бакалыда думбырачылар сәнгате әле бар

ХХ йөз башында революцион процесслар башланып милли буыннар арасында булырга тиешле бәйлелек җепләре өзелә, дәвамчылык механизмы сындырылгач, сәнгатебез, традицион йолаларыбыз тиз югала башлый. Мондый вазгыяттә керәшен авылларында кулдан эшләнгән думбыралар ясау гамәле дә тукталып кала. Әмма соңгы елларда үткәрелгән фольклор экспедицияләре барышында безгә берничә тапкыр борынгы думбыра ясау омтылышларын очратырга туры килде. Мәсәлән, 1977 елны Башкортстанның Бакалы районы Яңа Балыклы авылында Мәдәният йорты каршында оештырылган фольклор коллективы вәкиле пенсионер Топорков Сивалат дәдәй (1912 елда туган) бала чагында күреп белгән думбыра коралын ясарга карар кыла. Бу халык һөнәрчесе, оста кубызчы (скрипкәче) буларак, авылларында гөслә, думбыра уйнау традицияләрен хәтерендә нык саклаган.
Думбыра ясаганда, ул фабрикада эшләнгән яссы мандолина корпусын куллана, чөнки, авыл өлкәннәре әйтүенчә, аның кысасы борынгы думбыра үрнәкләренә якын булган. Сивалат дәдәй аңа озын сап беркетә. Думбыра сабына сарык эчәгесеннән пәрдәләр бәйли белү традицияләре саклманманга, Сивалат агайның думбырасы уйнауга яраксыз булып чыга. Ул тагы бер көрәксыман, яссы корпуслы думбыра ясаган (иңе 15 см, буе 35-40 см), сабын фабрика мандолинасыннан алып куйган һәм думбыраның гомуми буе 75 см булган. Грифта әзер пәрдәләр булуга карамастан, бу думбырада уйнарга ярамый. Тәҗрибәләр шушының белән тәмамлана. Бүгенге көндә авылның фольклор коллективы әлеге думбыраларны бутафор кораллар рәвешендә куллана.
Шулай итеп Бакалы районы керәшеннәре тарафыннан иске думбыра сәнгатен, югалган фольклор традицияләрен тергезүгә юнәлдерелгән фактны күрдек. Бу – керәшеннәр үзләренең рухи ихтыяҗларын үз көчләре белән канәгатьләндерергә тырышуларын күрсәтә.
Иске Әҗми авылында борынгы ике кыллы думбыра кулланылганы турында Губаев Василий Андреевич (Казак Бәчлейе, 1935 елда туган) ишеткәне бар. Ул борынгы, сарык эчәгеннән ике кыл тарттырылган һәм озын саплы думбыраны үзем дә күргәнем бар, ди. Андый думбырада бала чагында дәдәсе, ягъни әтисенең олы агасы Бәчелей Метрейе (1890 – 1967) уйнаганын хәтерли. Безнең үтенеч буенча, Василий агай мондый думбыраның схемасын да сызып күрсәтте. Схема буенча төп күрсәткечләре озын гриф, күкәйсыман түгәрәк корпуслы булуын күрсәтә. Дөрес, бу җитди документ була алмый.
В.Губаев үзе күптәннән балалайкада уйный һәм Ык-Сөн елгалары тирәсенә яшәүче керәшеннәрнең уйнау алымнарын, кыл төзгеләрен яхшы белә. Шуларга кыскача тукталыйк:
1. Иң төп төзге (көйләнмә) «балалайкача» («думбырача») дип атала һәм кварта аралыгына көйләнә. Аңарда популяр рус көйләреннән «Во саду ли…», «Краковяк», «Коробочка» кебекләре һәм пентатоника нигезендәге татар, керәшен такмаклары башкарыла.
2. Киләсе төзге «гитарча»ның ике төре бар: минорлы һәм мажорлы. Аңарда күбесенчә татар телендә рус частушка (такмак) көйләрен башкаралар.
3. Шулай ук «мандолинча», яки «татарча», дип аталган, квинтага нигезләнгән төзге дә киң таралган. Аңарда пентатоникада гади балалайка һәм думбырадагыча чиртем алымын кулланып, популяр татар такмакларын һәм бию көйләрен башкаралар.
Бу авылда талантлы музыкантлар арасында Егоров Павел Дмитриевич (1880 – 1950, Агач Паукасы) та бар. Ул үзе ясаган скрипка, гөслә һәм думбырада уйнаган, яшьләрне дә өйрәткән. Күбесе әле дә аның думбырадагы теге «бирнә»сенә бас, бу «бирнә»сенә бас, дип әйтеп өйрәтүләрен хәтерли. Әлбәттә, безне «бирнә» дигән һәм думбыра сабына аркылыга бәйләнгән музыкаль пәрдә төшенчәсен белдергән сирәк диалекталь атама кызыксындырды. Бакалы төбәге керәшеннәрендә бу атама нугайлар һәм казак-кыргызлар белән мәдәни аралашу нәтиҗәсендә барлыкка килүе мөмкин. Мәсәлән, ул казак телендә «перне» шәкелендә кулланыла. Мондагы керәшеннәрдә ул җирле фонетика тәэсирендә бераз үзгәргән, күрәсең. Сүз уңаеннан шуны да әйтеп була, бу атама Зәй районы керәшеннәрендә (мәсәлән, Сәвәләй авылында) үзгәрешсез «пәрдә» диелә һәм тәрәз япмасыннан тыш, думбыра сабындагы музыкаль бүленте төшенчәсен дә аңлата.
Балалайка уйнау калынтылары (думбыра дип аталган килеш) Башкортстан Республикасының Бакалы районында урнашкан барлык керәшен авылларында бүгенге көнгәчә сакланып килә. Без алдарак телгә алган думбырачылардан тыш: Умер авылыннан Тәбәнәк Питер Мәтви улы (1930 елда туган), Боҗыр авылыннан Алчин Иван Алексей улы (1935 елда туган), Иске Матыдан Япейкина Клавдия Питер кызы (1933 елда туган г.р.) кебек башкаручылар белән очраштык һәм аларның уйнауларын магнитофонга да язып алдык.

Кылыччы думбырачысы

Думбырада башкару сәнгате сакланган сирәк авыллар арасында Мамадыш районы Кылыччы авылы да бар. Без 1978 елны тарихчы, журналист Васильев Д.М. белән, 2005 елда шушы авылның думбырачысы, 1929 елда туган Мукашев Матвей Константиновичның уйнавын, думбыра белән балалайка аермалыклары турындагы фикерләрен магнитофон тасмасына язып алдык. Мукашев М.К. фабрикада эшләнелгән гади өч кыллы балалайкада, «гитара төзгесендә» көйләп уйный. Репертуарының төп өлешен рус частушкалары тәшкил итә, мәсәлән, «Сармаской» көе. Ул башкарган керәшен такмаклары, кыска көйләрдә дә рус алымнары барлыгын күреп була. Мондый көйләрне «җаңа көй» диләр, алар шул ук районның Урманчы авылында да бар. Әмма халык арасында бик популяр саналганнардан шактый үзенчәлекле «Чабата» һәм «Тыпырдык» исемле бию көйләре игътибарны җәлеп итә. Аларның музыкаль өслүбе Идел-Урал төбәгенең иске этник сәнгате белән, хореография кыйммәтлекләре белән бәйле булуга охшаган.
Бу төбәктә балалайка белән думбыра коралларын бер берсеннән аерып карыйлар. Мукашев М.К. фикеренчә: «Балалайкада башкарганда «сугып», «чыңгыртатып» уйныйлар. Бу уен төре русларның «бряцание» алымына туры килә. Думбыра, ул кулдан ясалган, кыллары сарык эчәгесеннән булган корал. Борынгы думбыралар Кылыччыда 1941 елга кадәр булганнар. Тик думбырада «сугып» түгел, «чиртеп» уйнаганнар. Кылыччыда думбырада чиртеп уйный белүчеләрдән Долгов Николай Семенович (1929 – 1999), Думбырачы Трукай (1890 – 1949) булган. Балалайка һәм думбыра белән кушылып, скрипкада уйнаганда скрипкачы (кубызчы) Пашай Бәчлие (1890 – 1943) дә дан тоткан. Урманчы авылында кулдан ясалган иске думбырада һәм балалайкада оста уйнаучылардан Куян Симуны (Кудряшов Семен, 1881 – 1954) бар иде.

Думбырада башкару сәнгатенең музыкаль стилен өйрәнү

Керәшеннәрнең мирасындагы иске көйләрне тәңгәл итеп борынгы думбырада башкару өчен башта аларның нигезләрен өйрәнеп белү шарты бар. Башка зур кыенлыклар да юк түгел. Беренче чиратта, бу көйләрнең яңгырашлы язмалары булмавы. Шуңа күрә ретроспектив анализ аша думбырада башкару алымнарын тергезү юлын куллану чарасы гына кала. Димәк, үтеп киткән традицияләрне яңартсак та, алар инде икенчел сыйфат статусын гына алалар шул. Алдагы саннарда думбыра турында тарихи һәм этнографик мәгълүматлар китерелде. Сәнгатебезнең мәдәни-тарихи үсеш позицияләренә таянып анализланган нәтиҗәләр дә тәкъдим ителде.
Борынгы керәшен думбырасын тергезү юлының иң гади юлы – ул хәзерге заман рус халык балалайкасы сәнгатен автоматик рәвештә керәшеннәрнең традицион мәдәнияте күренеше итеп игълан итү һәм керәшеннәрнең думбыра көйләрен башкару алымнары вариантлары итеп аларны гади балалайка позициясеннән чыгып тикшерү була алыр иде. Билгеле ки, фабрикада эшләнгән балалайкаларны керәшеннәрнең музыкаль көнкүрешендә еш очратып була. Яисә киресенчә, керәшен думбырасын казак-кыргызларның думбыра сәнгате күзлеге аша гына фикер йөртү дә эшне ялган гадилеккә этәрер иде. Әлбәттә, мондый юл керәшен һәм, гомумән, Урта Идел буе халыклары думбырасының реаль тарихи үсеше гамәлиятен үзгәртүгә һәм гадиләштерүгә китерер иде.
Һичшиксез, керәшеннәрдә сакланган борынгы көйләрне үз заманында сарык эчәгесеннән, яисә балавызланган тегәрҗептән эшләнгән ике кыллы классик төрки думбырада башкарылган дип фараз итеп була. Яңа вакыт дәвернә хас әсәрләр исә (такмаклар, русчага тартым кыска көйләр), русларның XIX йөз азагы ХХ йөз башына хас балалайкага охшаган, тимер, яисә эчәгедән эшләнгән өч кыллы думбыраларда башкарганнар.
Кыллы уен коралларының төп һәм хәлиткеч параметрлары аларның мензуралары белән бәйле, ягъни яңгырашта катнашкан кыл озынлыгы һәм гриф үлчәмнәре белән. Керәшен думбыралары буенча җыелган этнографик материаллар белән танышу күрсәтә ки, элекке заманда үз куллары белән ясалган думбыраларның тотка озынлыклары, кагыйдә буларак, фабрикада эшләнелгән балалайкаларныкыннан озынырак булган. Ул думбыраларның гомуми озынлыклары 70 – 75 см. чамасында булып, алар башка төрки халыкларның думбыралары һәм борынгы рус домраларының үлчәмәренә якын булган.
Думбырада башкару алымнарын өйрәнү өчен безнең тарафтан тәҗрибә-сынау максаты белән көрәксыман корпуслы һәм озынрак саплы, чама белән мензуралары иске керәшен думбыраларыныкына туры килгән берничә уен коралы ясаган идек.
Иске гадәттәге думбыра корпусы калыпларын, кыл тавышының уңай күрсәткечләрен табу тәҗрибәләре керәшеннәрнең өлкән буын вәкилләре белән киңәшләшү ярдәмендә инде башланды һәм бүгенге көнгәчә дәвам ителә. Мәсәлән, минем беренче киңәшчем һәм тәнкыйтчем Югары Баграж авылы тумасы, 1906 елда туган, минем җырак әбием Елизарова Татьяна Әндрей кызы булды. Тимер кыллы думбыра яңгырашы аның тарафыннан һич тә кабул ителмәде. Күп кенә белгән кешеләр сөйләгәнчә, балавызлаган тегәрҗептән, яисә ефәк җептән тартылган кыллар уйналганда, шулай ук сарык эчәгеннән ясалаган кыллар урнына 0,6 – 1 мм калынныктагы капрон кыллар тарттырылган чакта, аларның тавышы элекке думбыраларга, аларның йомшак яңгырашына якын була ала. Фәкать шундый яңгыраш кына уңай кабул ителде дә.
Элекке заманда думбыра гәүдәсенең бергенә конкрет калыпта булганлын тәгаенләү мөмкин булмады, чөнки думбыра калыбының вариантлары турында җыелган мәгълүматлар аларның күп төрле булганлыкларын раслады гына. Ул төрләр, нигездә, озынча түгәрәк кысалы, көрәксыман кысалы һәм өчпочмак кысалы калыпларга кайтып калалар. Шулай итеп, кораллар ясау тәҗрибәсе аларның калыбын, кыл тавышы тембрларын барлау мөмкинлеген бирде. Болар исә керәшен думбырасында сугу, чиртү кебек халыкта бүгенге көнгәчә балалайка уйнауда сакланган борынгы алым атамаларын һәм алымнарын яңа күзлектән чыгып кабул итү, тою, алар өстеннән белмәгәнлек пәрдәләрен күтәрү, борынгы уйнау алымнарын реконструкцияләү, яңадан тергезү юлларын ача төште.
Магнитофонга язып алынган һәм авыл халкы сүзләре буенча элекке заманда думбыра озатылышы белән башкарылган керәшен көйләре үзләренең музыкаль-стилистик параметрлары белән гадәти халык көйләреннән аерылмыйлар. Керәшеннәрнең «думбыра көйләрен» берничә туркемгә аерырга була, шулардан: а) әйтмешле, лирик җырлар, б) бәетләр, в) такмаклар, г) биюләр.
Йомгаклап шуны әйтеп була. Керәшеннәрнең узган ике йөз ел эчендәге думбыра-балалайка традицияләренең үзгәреше керәшен мәдәнияте сыйфатларының үсеш юлын ачык чагылдыра. Ул башлыча төрки-нугай думбыра сәнгате белән якыннан чагыштырырлык халәтеннән, аның эшләнеш, башкару элементларының акрынлап рус мәдәниятенә хас балалайка сәнгатенә якынлашу процессын күрсәтә һәм бүгенге көнгә ул традицияләр инде бөтенләйгә юкка чыгуга таба барганын да күреп була. Шулар белән бергә, югала барган традицияләрне кире кайтару тенденциясен дә күреп була, иске этник сәнгатькә хас думбыра сәнгатен сәхнә аркылы тергезү теләге дә көчәеп бара.

Чыганак: http://kryashen.ru/